Атлант турында мәгълүмат: Сәләт Клубының туры эфиры
Официально — Газета “Тан” (“Рассвет”)
Рубрика: Официально
tan-bardaОставить комментарийОфициально
Барда округы башлыгы Х.Г. Алапановныӊ авылларда халык белән мәгълүмати очрашуларыныӊ соӊгылары 3 майга туры килде. Бу көнгә очрашулар Шермейка hәм Үдик территориаль бүлекләренә караган авылларда, Сүҗдедә планлаштырылган иде. Җыелышларда округ Думасы рәисе И.Р. Вахитов, депутатлар, территориаль бүлек җитәкчеләре катнашты. Шермейка авылында халык шактый җыелды. Бу юлы да иӊ башта 2022 елда администрациянеӊ эшчәнлеге, территорияләрне үстерү турында мәгълүмат тыӊланды, бу хакта округ администрациясе аппараты җитәкчесе И.Р. Исмакаев җиткерде. Үзәк больницаныӊ баш врачы И.Ә. Сәгыйдуллин халыкка медицина ярдәме күрсәтелү, сәламәтлеккә нинди факторларныӊ
Подробнее
Информационные встречиtan-bardaОставить комментарийОфициально
21 апрельдә мәгълүмати очрашулар Сөҗән, Батырбай, Беренче Бардабаш, Озын Ялан, Барда hәм Икенче Әрҗән торак пунктларында узды. Гадәттәгечә, алар башлыкныӊ икътисади үсеш буенча урынбасары Г.И. Акчардакова докладыннан башланды, аннан район больницасыныӊ баш табибы И.Ә. Сәгыйдуллин, Барда районы хәрби комиссары А.В. Богородский h.б. чыгыш ясады. Гөлназ Илфат кызы сүзләренчә, соӊгы халык санын алу буенча Барда округында 26400дән артык кеше яши, шуларныӊ 1320се Озын Ялан территориаль бүлегендә. Бу якта “Триумф“ ОООсы, 8 крестьян (фермер) hәм 587 шәхси ярдәмче хуҗалыклары, 20 кече эшмәкәрлек
Подробнее
Информационные встречиtan-bardaОставить комментарийБез рубрики, Официально
12 апрельдә округ башлыгы Х.Г. Алапановныӊ муниципалитет авыллары халкы белән мәгълүмати очрашулары башланды.
Беренче булып Хәлил Газбулла улы, аныӊ урынбасарлары, округ Думасы рәисе И.Р. Вахитов, администрация белгечләре, хезмәтләр hәм учреждениеләр җитәкчеләре составындагы зур делегацияне Иске Чат авылы халкы каршы алды. Х.Г. Алапановныӊ сәламләү сүзеннән соӊ доклад белән округ башлыгыныӊ икътисади үсеш буенча урынбасары Г.И. Акчардакова чыгыш ясады. Гөлназ Илфат кызы кайбер саннарга hәм фактларга тукталып үтте. Аныӊ сүзләренчә, Иске Чат авылында 112 кеше яши, 2022 елда ике бала туган, укучыларПодробнее
Информационные встречиtan-bardaОставить комментарийОфициально
24 марта губернатор Прикамья Дмитрий Махонин с рабочим визитом посетил Бардымский муниципальный округ. В состав делегации также вошли министры, председатель Законодательного Собрания Пермского края Валерий Сухих. Глава региона побывал на строящихся объектах, в начальной школе 1-Краснояра, терапевтическом отделении центральной районной больницы, встретился с населением муниципалитета, а в завершении провел выездное заседание Правительства Пермского края.
Подробнее
С рабочим визитомtan-bardaОставить комментарийОфициально
17 мартта, Халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү hәм торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре көне алдыннан, Бардага Пермь крае торак-коммуналь хуҗалыгы hәм төзекләндерү министры Артем Александрович Балахнин килде. Ул котельныйларны карады, Барда җыены мәйданында булды, күп фатирлы йортларны ремонтлау буенча булачак эшләрнеӊ күләмен бәяләде hәм киӊәшмә үткәрде. Округ башлыгы Х.Г. Алапанов министрга үзәк су җылыту котельныен hәм Фин бистәсе микрорайонында урнашкан модульле котельныйны күрсәтте. Үзәк котельныйда 2019 елда техник яктан яӊарту үткәрелгән.
2019 елныӊ 29 апрелендә кабул ителгән “Пермь крае муниципаль берәмлекләре территорияләрендә җылылыкПодробнее
С рабочим визитомtan-bardaОставить комментарийОфициально
10 марта в администрации округа и.о. главы округа Т.В.Балтаева вручила сразу двум многодетным семьям свидетельство о праве на получение социальной выплаты на приобретение жилого помещения или создание объекта индивидуального жилищного строительства в размере 35% от расчетной стоимости жилья в рамках федеральной программы. Счастливым обладателем сертификата стала семья Ильдара и Алии Закировых: — У нас трое детей, ждем четвертого. Хотим на эти средства купить дом, чтобы у каждого в семье был свой уголок. Выражаем благодарность главе округа и всем специалистам администрации,
Подробнее
В администрации округаtan-bardaОставить комментарийОфициально
На прошлой неделе наш муниципалитет с рабочим визитом посетили глава Юрлинского муниципального округа Татьяна Михайловна Моисеева и ее заместитель Наталья Александровна Мелехина. Делегация, которую возглавил глава Бардымского округа Х.Г. Алапанов, посетила различные объекты: школы, клубы, спортивные объекты. Первой остановкой стала Елпачихинская школа, здесь гостей интересовали наполняемость классов, особенно 10 и 11. По словам Халиля Газбулловича, тенденция в этом направлении меняется, и дети больше остаются в старших классах. На это влияет и то, что кроме изучения школьной программы и получения аттестата
Подробнее
С рабочим визитомtan-bardaОставить комментарийОфициально
7 февраля Бардымский округ с рабочим визитом посетила большая делегация, в состав которой вошли главы трех округов: Октябрьского, Суксунского и Уинского, а также их заместители и специалисты данных администраций. Они побывали на объектах образования, культуры и спорта, а в завершении поделились своими впечатлениями. Сперва гости осмотрели площадку под строительство крытого катка с искусственным льдом.
Подробнее
tan-bardaОставить комментарийОфициально
2022 ел ахырында Барда муниципаль округы балаларны йөртү өчен дүрт мәктәп автобусы алды. Каенавыл, Үдик hәм Печмень урта мәктәпләре яӊа транспортныӊ бәхетле ияләре булды. Әлеге автобуслар 2013 елгы транспортны тулысынча алыштырачак. Печмень урта мәктәбе директоры Р.В. Вшивкова сүзләренчә, Печмень мәктәбе 16 урынлы яӊа ГАЗель алган, бу транспорт 10 еллык автобусны алыштырачак, ә мәктәпнеӊ структур бүлекчәсе — Бөреҗле төп гомуми белем бирү мәктәбенә 23 урынлы ПАЗ бирелгән. Биредә транспорт 2020, 2021 hәм 2022 елларда алынган, шуӊа күрә бүгенге көндә әлеге мәктәпләрдә
Подробнее
tan-bardaОставить комментарийОфициально
2 декабря Бардымский муниципальный округ с рабочим визитом посетил депутат Законодательного Собрания Пермского края Г.А. Ткаченко. Депутат осмотрел социальные объекты округа, провел прием граждан в администрации. В Красноярской начальной школе, нынче открывшей свои двери после капитального ремонта, Г.А. Ткаченко встретили глава Бардымского муниципального округа Х.Г. Алапанов, заместитель главы по социальному развитию Т.В. Балтаева, руководитель аппарата администрации округа И.Р. Исмакаев, начальник Красноярского территориального отдела Р.Х. Мурсалимов, начальник управления образования Т.М. Мукаева, директор Бардымской Детско-юношеской спортивной школы Р.Р. Батыркаев, директор Бардымской средней
Подробнее
Страница 1 из 2212345…1020…»Последняя »
Мебель сату мәсьәләләре буенча семинар
2018 елның 7 декабрендә Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече, сәүдә өлкәсендә бәхәсле мәсьәләләрне хәл кылу юлларын күрсәтү, сыйфатлы товарлар сату һәм сыйфатлы хезмәтләр күрсәтү зарурилыгы мәсьәләләре буенча эшмәкәрләр һәм сатучылар белән агарту эшен дәвам иттереп, хосусый эшмәкәр А. Г.Сабирҗановның «Мебель Ич» дигән мебель салонында сатучылар белән мебель сату-сатып алу мәсьәләләре, мебельдәге кимчелекләр һәм аның сыйфаты буенча килеп туу ихтималы булган проблемалар, бәхәсләр, мебель кулланучының хокуклары турында өйрәтү характерындагы семинар үткәрде. Шулай ук товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре, бәя белешмәлекләрен тиешенчә рәсмиләштерү, оешманың алтакасын булдыру зарурилыгы, эш режимы, товар һәм җитештерүче турында мәгълүматларны күрсәтү зарурилыгы аңлатылды.
Әлеге сәүдә объектында Ижевскида (Сакура, Риннэр, ИжМебель фабрикалары), Пензада (Диал Горизонт, ВТС, Stolprom фабрикалары), Брянскида (Браво фабрикасы), Түбән Новгородта (Атлант фабрикасы) җитештерелә торган корпуслы мебельнең, шулай ук Башкортстанда җитештерелгән матрацларның киң ассортименты тәкъдим ителгән. Әйтергә кирәк, «Мебель Ич» салонына Арча районы халкы гына түгел, бәлки әле якын-тирә районнарда яшәүчеләр дә бик теләп йөри.
Фотосурәтләр буенча мебель сатып алу ысулы хәзерге вакытта, чыннан да, бик киң таралган күренешкә әйләнде. Шулай да йорт җиһазын фотосурәте буенча гына сайлап алганда, кайбер үзенчәлекләрне белеп тору кирәк.
Бу очракта килешү үрнәкләр буенча сату-алу килешүе булып тора. Соңыннан күңелсез хәлләрдә калмас өчен килешүдә нинди шартларның күрсәтелүен, мебельне китереп бирү срогы күздә тоттылу-тотылмавын, килешү предметының ничегрәк тасвирлануын: үлчәме, төсе, билгеләнеше, мебельнең куллану үзенчәлекләренең (нинди материаллардан җитештерелүе) ни дәрәҗәдә җентекле, төгәл тасирлануын игътибарга алырга киңәш итәбез. Сатучы мондый килешүнең язмача төзелмәвен аңлатырга маташса, килешүне нәкъ менә язмача рәсмиләштерүне таләп итәргә яки, гомумән, бу сатучыдан мебель сатып алмаска кирәк.
Мебельнең брак булуы ачыкланса яки аны җитештерүдә файдаланылган материаллар турында мәгълүматлар күрсәтелмәсә, нишләргә? Бу очракта “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының 12 статьясына (сатучының (эш башкаручы) товар (мебель) турында тулы мәгълүмат күрсәтмәве өчен җаваплылык күздә тотылган) таянырга мөмкин. Моннан тыш мебельне җитештерүдәге кимчелекләрнең ачыклануы сәбәпле, сезгә әлеге Законның 18 статьясыннан да файдаланырга мөмкин булачак.
Тагын бер киңәш: килешү төзегәнче, алдан ук җитештерүче-фирма турында белешергә, сыйфатлысын сайлап алу өчен сатучыдан (эш башкаручы) товарның сәламәтлек өчен куркынычсызлыгын һәм сыйфатын дәлилләүче документлар (туры килү сертификаты яки туры килү турында декларация) күрсәтүен таләп итәргә кирәк.
Товар сатып алганчы, тагын шуны истә тоту шарт: кулланучыга мебель, кагыйдә буларак, җыймыйча китерелә. Йөкчеләр тиз генә китәргә ашыккан бер мәлдә сатып алучы тартмалар янында бер ялгызы басып кала. Шуңа күрә, товарга тиз генә акчасын түләп, аларның җәһәт кенә табан ялтыратуына юл куймагыз.Тартмаларны ачып, мебельне җыйгач кына товарны тапшыру-кабул итеп алу актына кул куегыз. Мондый мөмкинлек юк икән, накладнойга, карамыйча гына кабул итеп алынды, дип язып куярга онытмагыз.
Чара азагында сатучылар бик тә гамьле әңгәмә оештыруы, сорауларына тулы җаваплар бирүе өчен белгечебезгә җылы рәхмәт сүзләре ирештерде.